Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцинаны прививкалар календаренә кертте. 60 яшьтән узган гражданнар, шулай ук медиина, социаль өлкә, мәгариф хезмәткәрләре, социаль учреждениеләрдә яшәүче затлар мәҗбүри вакцинация узарга тиеш.
Шулай ук хроник авырулары булган, шул исәптән бронхологик, йөрәк-кан тамырлары, шикәр диабеты авыруы булган кешеләр, шулай ук миллионнан артык халкы булган шәһәрләрдә яшәүчеләр мәҗбүри прививка ясатырга тиеш. 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә вакцинация ата-аналарның берсе яки законлы вәкилләрнең язма гаризасы буенча үткәрелә.