Ел саен Республикада “Ел тәрбиячесе” бәйгесе үткәрелә. Быел да Татарстанның иң яхшы тәрбиячеләре билгеле булды. Шуларның берсе Буа районының “Кояшкай” балалар бакчасында эшли. Алия Әхмәтҗанова балалар тәрбияләүдә нинди алымнар куллана? Тәрбияче белән Буадагы хәбәрчебез Алсу Сәмигуллина аралашып кайтты.
Коврографта гномнарга өй табу, төрле төстәге флаглар белән корабларны тутыру. Әнә шундый кызыклы уеннар ярдәмендә балаларның танып белү, фикерләү сәләте үсә. Тәрбия эшләрендә Воскобович методикасын Алия Азат кызы инде берничә ел куллана.
Бу технологияне “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә дә тәкъдим итә ул. Муниципаль һәм зональ этапларда уңышлы чыгыш ясап, республика турында бөтенләй ят балалар белән ачык дәрес үткәрергә туры килә.
Егерме финалист арасында иң-иңнәре исемлегенә кергән Алия Әхмәтҗанованың гомуми педагогик стажы биш ел. Хезмәт юлын “Теремкәй” балалар бакчасында кече тәрбияче булып башлый ул. Гәрчә, нәкъ менә бу өлкәдә эшләү уе булмаса да.
Юлы урау булса да, күңеленә якын һөнәрне таба ул. Балаларның иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче тәрбияче. Җитәкчелек тарафыннан да югары бәяләнә аның эшчәнлеге. “Аналардай, җан җылысы белән балаларны өзелеп сөюче” – бу сүзләр Алия Азат кызы турында әйтелгән күк. Тәрбиячегә хас булган сыйфатларның барысын да үзенә туплаган ул.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.