Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрдә сөенечен уртаклашты.
Казандагы «Гаилә» мәчете каршында төзелә торган мәдрәсәгә гөмбәз куйганнар.
Бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Инстаграмдагы шәхси сәхифәсендә хәбәр итте.
«Аллаһка шөкер, бүген „Гаилә“ мәчете каршында төзелә торган мәдрәсәгә гөмбәз куйдык», — дип язган ул.