Бер тәүлек эчендә — өч, ә тулаем республика буенча 14 кеше батып үлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тагын бер кат искә төшерә: су коену әлегә тыелган. Ләкин ярамыйга карамый дип, халык пляжда мәш килә. Тулырак мәгълүмат хәбәчеләребез язмасында.
Быел чит ил курортларында ял итү хыял булып кына кала. Шуңа да халык үзенекен үз итә. Җирле пляжлар халык белән тулган. Үзара дистанция дә сакланмый, ә коену тыела дигән кисәтү язуын сөлге белән каплап ук куйганнар.
Коткаручы Марсель Зыятдинов: «Һәркем үз белдеге белән яши. Суга керү тыелганын белә торып коеналар. Безнең аларны судан мәҗбүриләп чыгару вәкаләтләребез юк.. Сүз белән аңлатырга тырышабыз.»
Без коткаручылар һәм медиклар аңлатмаларыннан хәбәрдар түгел. Пляжда чикләүләр булуын да, су коенырга ярамаганын да белмәдек дип аклана халык.
Рәсми рәвештә ярамаса да татарстанлылар су коену сезонын ачкан. Аккош күле пляжында гына да йөзләгән кеше, әле тагын күпмесе Изумрудный күле һәм Чулман ярларында кызына.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең коммуналь гигиена буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Джиргал Самбаева: «Санитар эпидемиологик шартлар тәэсирендә Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты карары нигезендә 2020 елның 19 марттан су коену, шул исәптән пляжда булу рөхсәт ителми.»
Әлбәттә килеп туган вәзгыятьнең ни дәрәҗәдә сәламәтлек өчен зыянлы булуын аңлаучылар бар, ләкин пляжга килүчеләрнең «Коронавирус» диагнозына әллә ни игътибар итмәве анык аңлашыла.
Эльмира Җәләева, Владимир Юрков.