Бүген 20 нче сентябрьдә инде берничә минуттан җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы башлана. Беренче утырышта оештыру мәсәләләре, ягъни — президиум, комитетлар һәм комиссияләр формалаштыру турында фикер алышалар. Депутатлар Республика Дәүләт Советы Рәисе, аның урынбасарларын, секретарен һәм президиум әгъзаларын сайлаячак. Моннан тыш, даими һөнәри нигездә эшләячәк депутатлар билгеләнә. Һәм сайлау нәтиҗәләре турында Республика Үзәк сайлау комиссиясеннән мәгълүмат тәкъдим ителә.