Тиздән илебез халкы зур тарихы вакыйгада катнашачак. 1 июль һәрберебезгә кагылышлы бик җаваплы һәм мөһим сайлау ясарга туры киләчәк. 1 июльдә Россия Федерация Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүе узачак. Тавыш бирүдә алданрак, сайлау көненә 6 көн кала катнашырга мөмкин. Тулырак мәгьлүмат, Үзәк сайлау комиссиясе сайтында. Илнең гамәлдәге Конституциясенә 200 дән артык төзәтмә тәкъдим ителә. Алар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла.