Россия Президенты ил халкына мөрәҗәгать белән чыкты һәм өлешчә мобилизация хакында игълан итте. Хәрби комиссариатларда чакырылырга тиешле кешеләр исемлеге төзелә. Ә мобилизация кемнәргә кагыла һәм ни өчен бу карар илебезнең суверенитетын саклау өчен мөһим икәне турында безнең махсус репортаж.
Президентның үлчәнгән һәм адреслы карары, бу бурычлыларның бер процентына гына тәэсир итәчәк. Берсе, әмма мондый мөһим шартларда. Россия суверенитетын саклау һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен Владимир Путин өлешчә мобилизация турында игълан итте. Өлешчә мобилизацияләү булгач, хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш булачак, иң беренче чиратта, Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән һәм билгеле бер хәрби-хисап белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар.
Хәрби частьләргә җибәргәнче, махсус хәрби әзерлек үтәчәкләр. Россиянең мобилизация ресурсы-25 миллион кеше, Шуның бер проценты чакырыла.
Оборона министрлыгында билгеләп үтүләренчә, мобилизация гомуми гаскәр составын шактый көчәйтә. Өстәвенә, хәрби бурычның нинди икәне төгәл ачыкланган.
Хәрби хәрәкәтләр зонасына хәрби хезмәтен үтәүче солдатлар һәм студентлар бернинди шартларда да җибәрелми дип ассызыкланды Оборона министрлыгында. Шул ук вакытта өлешчә мобилизация – армия өчен генә түгел, ә җәмгыять өчен дә өлгергән сорау.
Өлешчә мобилизацияләүнең дөрес карар булуы турында күп тапкыр алгы сызыкта булучылар да сөйли.
«Сугыш тәҗрибәсе булучыларны, хәрби белгечләрне өлешчә мобилизацияләү кирәк. Чик линиясе мең километрга сузылды»
Мөршидә Җиһан, Вадим Струминский, Владимир Юрков, Татоарстан яңалыклары.