Казан метрополитены метрода йөргән өчен QR-код буенча түләүне кертте. Моның өчен телефон камерасын кодлы махсус стикерга күрсәтергә кирәк,
Ул «Казан транспорт» кушымтасы битен ача. Бу хезмәттән метро, трамвай һәм троллейбус пассажирлары файдалана ала. Көн саен мондый түләү формасыннан 26 меңнән артык кеше файдалана. Якын арада метрода турыдан-туры «Казан транспорты» кушымтасы аша йөрү мөмкинлеге әзерләнә.