Бу атнада хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен татар теле курслары ачыла. Аларны Казан шәһәре мэриясе Ачык университеты оештыра. Курслар бүгеннән, 5 апрельдән башланып, 7 майга кадәр дәвам итәчәк. Интенсив курслар татар телендә сөйләшергә мөмкин булган өлкәләрне киңәйтүгә һәм хезмәткәрләрнең көндәшлеккә сәләтен арттыруга юнәлдерелгән. Дәресләр атнага 2 тапкыр узачак.