Шушы көннәрдә Саба җәмигъ мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында бик тә әһәмиятле дини чара булып узды. Районның төрле авылларыннан килгән малайлар- азан әйтүдә, кызлар вәгазь сөйләүдә көч сынашты.
Дини чара Казандагы “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы теләктәшлеге белән Саба мөхтәсибәте һәм район мәдәният бүлеге хезмәттәшлегендә оештырылды. Бәйге башланганчы барлык катнашучыларны һәм бәйрәм кунакларын Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов сәламләде.
Бәйгедә 50дән артык бала көч сынашты. Малайларның азанны дөрес итеп, татарча мәкам белән әйтүләренә хәзрәтләре бәя бирде. Кызлар арасында иң оста һәм аңлаешлы итеп вәгазь сөйләүчене ачыкларга мәчеттә белем бирүче мөгаллимәләр ярдәмгә килде. Мәчет ул сәгатьләрдә төрле яктан яңгыраган моңлы азан тавышларына күмелде. Имамнар һәр баланың чыгышын игътибар белән тыңлап, тиешле балларны кәгазь битенә төшереп барды. Кызлар сөйләгән вәгазьләр дә мәгънәле, эчтәлекле булулары белән игътибарны җәлеп итте. Аларның чыгышларын Сабадан мөгаллимәләр бәяләде.
Нәтиҗәләр чыгарылгач, бәйгенең иң яхшы азанчыларын һәм оста вәгазьчеләрне “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мәҗит Салихов котлады.
Бәйге нәтиҗәләре буенча, катнашучылар үз яшь категорияләрендә бүләкләнде. “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы вәкиле Айгөл Котдусова һәр балага догалар язылган китапчык һәм үзенчәлекле тәсбих бүләк итте.
Ильмира Галимуллина, Гульназ Вахитова, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.