Мин татар кызчыгы — Галия Камалиева, Мин татар малае — Самат Нәбиуллин! Менә алар безнең киләчәгебез! Бүген бездә кунакта — Татар кызчыгы, татар малае бәйгесе җиңүчеләре һәм «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Хуш килдегез! Казанда, Сәйдәш мәдәният үзәгендә «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесенең финалы узды. Быел ул 4нче тапкыр оештырылды.