Яз белән бергә тагын бер чир әйләнеп кайтырга мөмкин дип куркытырга булган үз укучыларын “Шәхри Казан” газетасы. Ул да булса җылы яклардан кайтучы кошларга ияреп кош гриппы кайту ихтималы. Язылганнардан күренгәнчә, узган ел Россиядә 68 шундый очрак төркәлгән. Шуның берсе-бездә-Тукай районындагы фермер хуҗалыгында. Газета тагын бер нәрсәне искә төшерә- быел кош грибыннанан зыян күрүчеләр булгада, хөкүмәт компенсация түләргә җыенмый икән. Димәк Аллахның яклавына ышанырга hәм үзебезгә сакланырга гына кала.
“Ватаным Татарстан” газетасы кала hәм сала кибетләрендә күзәтелгән шикәр, он, карабодай, сыек май ише товарлар тирәсендәге ыгы-зыгы проблемасын үзәккә алырга булган. “Аш булсын! Азык-төлек запасы җитәрлек” дигән язмадан аңлашылганча, илдә азык запасы җитәрлек hәм хөкүмәт бәяләрне дә авызлыклау чараларын күрә. Аннары, без бит инде ярма җыю чорларын бер генә үткәрмәдек-соңыннан- кортлагач, аларны тавыкларга, ә шәхәрдә күгәрченнәргә ашатулар онытылырга өлгермәгән бит әле.
Газетада шулай ук хөкүмәт игълан иткән кредит кайтару каникулы турында да тәфсилле язма басылганган. Тормышыбызда ашыкмыйча, аек акыл белән эш итәр көннәребез җиткәнен онытмасак иде.
“Казан утлары”ның март саны шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың фигуралы шуу буенча дөньяны таң калдырган татар кызы Камилә Вәлиевага багышланган “Дәлилләрбез” дигән шигыре белән ачылып китә. Бу санда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау hәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафынна игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңеп чыккан авторларның әсәрләре белән танышырга була. Лилия Гыйбадуллинаның шигыри тәлгәшләре hәм Ләйсән Низамованың “Тиле” исемле хикәясе шундыйлардан. Журналда шулай ук Фирдүс Гыймалтдиновның “Буа” романының ахыры, Нәбирә Гыйматдинованың “Остаз” исемле документаль повесте, Башкортостанда яшәүче Рафига Усманованың “Ярлыкану бәхете” әсәрләре дә урын алган. Тормышыбыздагы мәхшәрләрдән онытылып торыйм дигән кешеләргә рухи азык җитәрлек диюем.
“Идел” яшьләр журналында да яшь каләм ияләренең иҗатына шактый зур урын бирелгән. Әмма беренче татар хатын-кыз шагыйрәләре, язучылары турындагы “Кыз кешегә язу кирәкме?” дигән язмадан укучылар бик күп кызыклы да, гыйбрәле дә тарихи фактларны укып беле ала. Журналдагы “Телем-байлыгым” сәхифәсендә тел галиме Ринат Сәфәров татар телендәге төсләр hәм буяулар, милләт атамалары hәм фигыльләр турында дәрес биргән. Оят булса да танырга мәҗбүрмен, ләкин мин шушы яшемә җитеп тә кызыл hәм яшел төсләрнең 12шәр атамасы барлыгын белмәгәнмен икән. Менә шунна соң әйтеп карасыннар инде татар теле ярлы дип!
Яшьләр журналында басылган талантлы тимерче Ренат Нуретдинов hәм агач остасы Җәлил Вилданов турындагы язмалар да, үткәндә калган дип саналган бирнә сандыгын булдырган hәм аны тутырган Мәликә Хәйрулла белән ихлас әңгәмә дә бер тында укыла.
Укудан hәм фикерләүдән аерылырга язмасын иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектән күрешик!