Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты нәрсә дип яза? Әйдәгез- бергәләп шул сорауга җавап эзлик әле.
Барып чыкканбыз икән- Татарстан Президенты каршындагы Куркынычсызлык советында зур борчылу тудырган проблема –завод-фабрикаларга, предприятиеләргә эшче куллар җитмәве турында ишеткәч әнә шулай дияргә булыр иде. “Ватаным татарстан” газетасы бу уңайдан әлеге совет утырышыннан язма бастырган. Мәгълүм спектакльдәге Бибинең :”Үзләре җүнләп аңлата белмиләр дә аннары мине ачуланалар” сүзләре искә төшә бу уңайдан. Чыннан да, әле кайчан гына гөрләп эшләгән предприятиеләрдән ашыга-ашыга хезмәткәрләрне кыскаркан иделәр. Кая барырга белмәгән бер дигән эшче куллар йә базарга әйбер сатарга чыкты, йә барысына да кул селтәп сала башлады. Билгеле инде, андыйларның балалары әти-әниләренең хатасын кабатламас өчен барысын да эшләде. Хәзер әнә шул ук предприятиеләргә эшче куллар җәлеп итү өчен фатирлар бирергә, ресурс үзәкләрен тәртипкә китерергә, күрше төбәкләрдән hәм башка илләрдән гострабайтерларны(эшче кулларны дигән сүз) активрак җәлеп итәргә кирәк дигән тәкъдимнәр яңгыраган.
Каладагы предприятиеләрдә генә түгел, авыл җирендәге мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә картаешып бетеп баралар икән. Монысы турында Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән hәм милли мәсьәләләр комитетында бик җитди итеп сөйләшкәннәр. Аз акчага риза булган буынга алмаш килми икән авыл җирендә дә. Шул “Ватаным Татарстан” газетасы бу уңайдан “Авыллар да “завклублар” да картая” дигән язма бастырган.
Киләсе ел нинди булыр? Адәм баласы hәрвакыт алда ниләр көткәнен беләсе килеп яши. Үзенең чынга ашкан фаразлары белән танылган каләм иясе Рәшит Фәтхрахмановның “Караңгылык таң алдыннан көчәя” дигән язмасы да укучыларда кызыксыну уяткандыр дип уйларга кирәк. Ахыры хәерле булсын!
Үзенең туры сүзе, төпле фикерләре белән игътибарны җәлеп итүче Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе hәм депутат Ркаил Зәйдулла белән үткәрелгән әңгәмәне дә бер тында укып чыгасың hәм бу юлы да :”Дөрес сүзгә җавап юк” дип җөплисең.
“Шәхри Казан” газетасы исә “Төрмәдә утырып чыгу-кара тамга түгел” дип раслый. Баксаң, язмыш ирке белән тимер рәшәткә артында булып чыкканнар өчен ярдәм кулы сузучы махсус оешмалар да бар икән бездә. Андый хәлгә калырга язмасын дисәк тә, белеп торуның зыяманы юктыр.
Газетада басылган тагын бер гыйбрәтле язма”Бер ишек ябылып, икенчесе ачылды” дип атала. Укучылар күңеленә “Ялгыз көймә”, “Зәңгәр кыңгыраулар”,”Түз,йөрәк!”,”Ызандашлар”,”Күңелнең дә үлчәме бар” дигән китаплары аша үтеп кергән язучы Гүзәл Галләмова белән әңгәмә ул. Әдәбият сөючеләр өчен генә түгел, hәркайсыбызга да гыйбрәтләр алырлык, сокланырлык язмыш турында әлеге язма.
Кыска гына гомеребезнең hәр көненә сөенеп, шөкер итеп яшәргә язса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик.