Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатындагы күзгә ташланган язмаларны күзәтүне дәвам итәбез.
Бүген кая гына карасаң да, халык бары бер нәрсә турында баш вата-мобилизация. “Шәhри Казан” газетасы да бу теманы беренче битенә чыгарып биргән. Әйе, билгесезлек күпләрнең күңеленә шом, курку хисе генә салмыйча, аларны илне ташлап чыгып китәргә дә мәҗбүр итте. Андыйларның саны үткән атна азагында ук 261 меңнән артып киткән иде. Шуңа да әлеге басманың журналистлары бу билгесезлеккә ачыклык кертү өчен шактый гына көч куйганнар.Берәве илдәге хәлләрне күзәтеп, аларның hәр очрагына үзенең мөнәсәбәтен белдерсә, икенчесе мондый чакта безнең халык яратып йөри торган концертларны алга таба да оештыру дөрес булырмы дигән сорауга билгеле кешеләрнең җавабын сораштырган.
Өлешчә мобилизациягә карата хәзер бик күп имеш-мимешләр йөри. Шуларга өлешчә чик кую өчен “Шәhри Казан” газетасы иң еш очрый торган сорауларга җавап урнаштырган. Ә инде хәрби комиссариатларда ниләр булып ята дип кысыксынучылар өчен газета журналисты башкаланың берничә комиссариатына барып чыккан. Мондый язмалар белән танышканнан соң, чыннан да, билгесезлек бераз артка чигенгәндәй була.
“Татарстан яшьләре” газетасы да үзенә хас булган кыскалык белән илләрен ташлап китүче россиялеләрнең Төркиядән фатирлар сатып алуы өч мәртәбә артуы турында хәбәр итә. Шулай ябырылып торак сатып алу аларның бәяләре икеләтә артуга да китергән икән.
Әлеге газетада күзгә ташланган тагын бер язма-“Туе-ялгыш, уе-язмыш” дип атала. Ул моннан өч ел элек “Иртәгә минем телем булмый икән, мин бүген үк дөньядан китәргә әзер” дип протест йөзеннән Удмуртия парламенты бинасы алдында үз-үзенә тереләй яндырган академик Альберт Разинның гыйбрәтле язмышы турында. Күпләребез бу турыда онытырга өлгерсә дә, туган теленнән мәхрүм калуны туктату өчен соңгы чарага барган галимне туган авылында онытмыйлар икән. Күзем авылына hәр елны башка милли республикалардан да килеп, аны искә алалар,шигырьләр багышлыйлар, истәлек итеп имән агачы утырталар. Авыл янындагы биек тауга да аның исемен биргәннәр-хәзер ул Разинтау дип атала икән.Чыннан да, бу дөньяда көрәшләр дә, аның каhарманнары да төрле, ә кыйбла бер генә.
“Ватаным Татарстан” газетасы да, әлбәттә, мобилизация темасын читләтеп үтә алмый. Ләкин газета бу мьәләгә икенче яктан килеп карарга булган- шундый чорда халык кибетләрдәге азык-төлеккә ябырылып, гадәттәгечә запас туплауга керешмәсме, продукция котлыгы килеп чыкмасмы? Күңелегез тынычлансын дисәгез- “Тамак хакы” дигән язманы укып чыгарга киңәш итәм.
Инде проблемалардан, сәясәттән алҗып киткәннәр өчен газетада өч яшеннән сәхнәгә чыккан, бүген Камал театрының әйдәп баручы артистларының берсе саналучы Ләйсән Фәйзуллина белән бик рәхәт, бик ихлас әңгәмә йөрәккә сары май булып ятар.
Тормышта нинди генә авырлыклар булса да, моның барыбыз өчен дә кешелек сынавы икәнен онытмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!