Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Мәшәкатьле ,кызу hәм коры җәйдә тукталып торган “Матбугат күзәтү” дигән сәхифәбезне көзләргә кергәндә дәвам итәргә булдык. Татарстанда басылучы газета-журналлардагы колакны торгыза торган язмалар белән таныш булу безгә дөньядан артта калмаска ярдәм итәр.
“Шәhри Казан”ның калын саны “Мәгариф өлкәсендә быел нинди үзгәрешләр бар?” дигән сорау белән башланып китә. Елдан-ел эреле-ваклы үзгәртүләргә дучар булып торган мәгариф өлкәсе, чыннан да, сугыш кырын хәтерләтә-андагы яңалыкларны аңлап hәм белеп бетерә торган гына түгел. Бу уку елында, мәсәлән, мәктәпләрдәге уку атнасы гимн башкарып флаг күтәрү белән башлана. Хәзер укучылар ашыгыч рәвештә Россия hәм Татарстан гимнары сүзләрен ятлау белән мәшгуль.Аннары үткәндә калып онытыла язган тәрбия сәгатьләрен яңартырга дигән боерык килгән өстән. Тәрбия эшен тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен мәктәп директорларының махсус киңәшчеләре дә булдырылган. Бу киңәшчеләрне директорның тәрбия буенча урынбасарлары белән бутамагыз. Соңгылары гомер бакый булды. Ә менә кидәшчеләр шуңа өстәлә дип уйларга кирәк. Шуңа өстәп, параходларны да , очкычларны да үзебезгә эшләргә калганнан соң, инженерлар җитмәгәнлеге ачыклангач, мәктәпләрдә яңа уку елында инженерлык класслары, авиа- hәм суднолар төзү профиле hәм башка сыйныфлар барлыкка киләчәк икән. Түзгән укытучыларга hәм укучыларга Аллаh ярдәм бирсен.
Камал театры быел яңа сезонын вакытыннан алда-9 сентябрьдә башлап җибәрде. Караучысы барында күрсәтергә кирәк, дигән театр директоры. Быел театр яратучыларны яңа премьералар, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Гөлсем Исәнголова, Фәнис Җиhанша, Миләүшә Шәйхетдинова hәм Минвәли Габдуллин кебек танылган артистларның юбилей кичәләре көтә.
“Ватаным Татарстан” газетасы укучылары күңеленә шом салырга булган-беренче биттән башлап Татарстанга короновирусның яңа дулкыны килүе турында язма урнаштырган. Инде хәзер халыкны мондый хәбәр белән куркытуы авыррак булса да, үзәккә үткән зәхмәттән саклану өчен бу язманы укып чыгу зыян итмәстер.
Украинадагы хәлләр белән якыннан танышып барырга күнеккән укучыларда газетаның сәяси күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахмановның “Корал ярышы” язмасы кызыксыну уятмый калмастыр. Актаныш районындагы 78 йортлы авылның ничек итеп яшәргә тырышып ятуы, башларына төшкән авырлыкларны ничек кичерүләре турындагы язма авыл тормышына битараф булмаганнар өчен атап язылган. Моннан тыш газетада Татарны яклаучы күренекле рус галиме, язучы, тәрҗемәче Лев Гумилев турындагы hәмТатарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе,Тукай бүләге лауреты Факил Сафин белән тәфсилле әңгәмәләр дә урын алган. Кыскасы, бәрәңгесе алынып беткәннәргә томызык көзге көннәрдә рәхәтләнеп укырлык язмалар җитәрлек татар матбугатында.
Тормышка карата булган кызыксынуыбыз, дәртебез алга таба да сүмәсен иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик.