Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугаты ниләр турында яза? дигән сорауга җавап эзләүне дәвам итәбез.
Рамазан ае барганлыгын искәртү өчен булса кирәк, “Шәхри Казан” газетасы тәрәвих намазы, фитыр сәдакасы hәм уразага кагылышлы сорауларга җавап язмасын беренче биткә чыгарып биргән. Газета шулай ук дөньяви сорауларны да читләтеп үтмәгән-моңа үзенең аерым бер битен багышлаган.
Игътибарны җәлеп иткән тагын бер язманы “Шәхри Казан” үзәктәге матбугат чарасыннан тәрҗемә итеп биргән. Ул да булса, азык-төлек продуктларына тәмәкеләргә ябыштырыла торган кебек этикеткалар ябыштыру тәкъдиме турында. Баксаң, дөньяда 40 ел эчендә симерүдән интегүчеләр саны өлкән яштәгеләр арасында-3, ә балалар арасында 7 тапкырга арткан. Моның сәбәбе дип составында шикәр, май, тоз hәм калорияләр күп булган продуктларны күп куллануны атыйлар. Шуңа да кибетләрдәге андый ризыкларга махсус кисәтү кәгазьләре ябыштырырга кирәк диләр. Бу сүзне безнең әби-бабайларыбыз ишетсә, тәмле ашар өчен иң элек тырышып эшләргә дә кирәк дип әйткән булырлар иде. Шулай иткәндә кеше симерә алмый. Кем әйтмешли- заманасына күрә тыелулары hәм тыюлары.
Безнең халык ишек-капкаларын бикләп яшәргә өйрәнде. Авылларда да хәзер капка бикләп утыру гадәти хәл. Ә менә шәхси мәгълүматларыбызны ничек сакларга? Әлеге сорауга җавап бирүне “Ватаным Татарстан” газетасы беренче битеннән башлаган. Сүз үзебезгә кагыла торган паспорт мәгълүматлары, банк картасы номерлары, төгәл адрес hәм телефон номерлары турында бара. Андый мәгълүматлар белән явыз ниятле адәмнәрнең әллә никадәр явызлыклар кыла алуы инде сер түгел. Шуңа да газета журналисты безгә ничек итеп ул капканы да биктә тотарга икәнлеге турында аңлаткан.
Махсус хәрби операция барган көннәрдә халыкның сәламәтлеге какшавын ачыклый башлаганнар. Нишләргә дигән сорауга җава алу өчен шул ук “Ватаным Татарстан” газетасындагы ике танылган каләм иясе-Риман Гыйлемханов белән Рәшит Фәтхрахмановның язмаларын укып чыгарга киңәш итәр идем. Ике язманың да төбендә мондый фәлсәфи фикер ята-hәрвакыт болай булмас!
Чыннан да, тормыш дәвам итә hәм безгә алдыбызга чыккан сынауларны үтеп алга барыуыбызны дәвам итәргә кирәк. Әнә, Апас районындагы “Апас-мол” агрофирмасында да терлекчеләр хезмәт хакының аз булуыннан hәм аның да вакытында бирелмәвеннән зарланып газетага шалтыратканнар. Газета хәбәрчесе шул фактларга ачыклык кертеп кайткан. Алга таба да матбугат чаралары үз укучыларының мәнфәгатьләрен яклап яшәр дигән өметтә калыйк.
“Казан утлары”ның апрель саны күсанлы җырлар авторы, шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың шигъри тупламасы белән башланып киткән. Ә чәчмә әсәрләр укырга яратучылар исә кхптән түгел Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау hәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән әдәби әсәрләр конкурсында җиңү яулаган Наилә Харисованың “Үтте инде” дигән повестен укып уйлана ала. Татар хатынының сугыш чорында күргәннәре теләсә кемнең күңеленә тияр, уйланырга мәҗбүр итәр дип уйлыйм.
Шул ук бәйгедә хикәя номинациясендә җиңгән Илсөяр Иксанованың “Матәм” әсәре дә бер тында укыла. Ә гомумән,бүгенге татар әдәбияты ни хәлдә икәнлеге белән кызыксынучылар шул ук “Казан утлары” журналында әдәбият галиме Дания Заhидуллинаның тәфсилле дә, дәлилле дә язмасын укымый калмаслар. Үз матбугатыбызны укып, фикерләп яшәргә язсын иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашамю Исәнлектә күрешик!