Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татарны бүген нинди проблемалар борчый? Әйдәгез, бу сорауга җавапны матбугат күзәтүе аша биреп карыйк.
“Сагынырга калмасын”. “Шәхри Казан” газетасының беренче битенә чыгарылып бирелгән язманың төп эчтәлеге-соңгы вакытта без йөз чөерә башлаган бәрәңге. Мәшәкате күп, файдасы юк дип, аны авылларда да аз гына утырту нормага әйләнгән иде. Иде дибез, чөнки соңгы вакыттагы вакыйгалар бәрәңге бакчаларының тулысынча утыртылуына китермәгәе. Газета хәбәрчеләре республика халкыннан хәл белешеп, әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Бөтен халык исеменнән әйтеп булмый, әмма килосын 50-60 сумнан сатып алырга теләмәүчеләр бәрәңгене быел кабат үзләре үстереп карарга мөмкин.
Ә бәрәңгедән ереграк торучыларга рухи азык булсын өчен шул ук “Шәхри Казан” газетасы “Хушлашырга ашыкма”, “Ялгыз көймә”,”Зәңгәр кыңгыраулар”,”Гармун алыйк әле, дуслар!” кебек танылган җырлар авторы ,композитор Риф Гатауллин белән әңгәмә урнаштырган. Язмада сокланырга мәҗбүр иткән нәрсә- совет чорында танылган композиторның бүген дә үз җырларын сатып бирмәведер. Риф абыйга алга таба озын иҗади гомер телик!
Халыкның ни-нәрсә уйлавын “Татарстан яшьләре” газетасыннан да укып белеп була. Чөнки ул ул башлыча үз укучыларының хат-язмаларыннан гына тора диярлек. Мамадыш районындагы Ямаш авылында яшәүче Миләүшә Хәйруллина, мәсәлән, соңгы вакыйгалар уңаеннан утырып уйлаганнарын кәгазьгә төшереп, болай ди:”Вак-төяк карак белән төрмәләрне тутырганчы, байларның кесәләрен капшый башларбыз бәлки.Унлаган олигархның гына янчыгын җиңеләйтсәк тә, бу байлык илебездә ирләргә-50дән, хатын-кызларга 45 яшьтән пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирер hәм хәзерге кебек 8-9 мең сум түгел, ә депутатларныкы кебек пенсия түләргә җитәр иде”. Халык менә шулайрак уйлый.
“Ватаным Татарстан” газетасы үз укучыларына сөенечле хәбәр җиткерүдән башланып китә.Россиядә төзелеш материаллары очсызланган. Бар нәрсәгә дә котырып бәя үскәндә мондый хәбәрән соң күпләр җиңел сулап куяр. Әмма газета хәбәрчесе сөйләшеп чыккан белгечләр төзелеш материаллары очсызлануны вакытлы күренеш дип саный. Шуңа да мөмкинлеге булган кешегә төзелеш кирәк-яракларын бүген үк алып калырга киңәш итә алар.
Газетадагы сөенечле хәбәрдән соң күңелсезенә дә тап буласың-Татарстанда ит бәсе арткан. Дөрес, ит бәяләре болай да түбәннәрдән түгел иде. Ә соңгы бер атнада ул тагын да арта төшкән. Казан базарларында аның бер килосы өчен 500-600 сум чамасы сорасалар, авылларда шәхси hәм фермер хуҗалыкларында сатыла торган ит бәясе 380-420 тирәсендә тибрәлә. Баксаң, ит бәясенең артуы читтән ит ризыклары кертүнең чикләнүенә hәм халыкның торган саен азрак мал тотуына бәйле икән. Ит төшкә генә керер көнгә калмасын дисәк, авыл кешеләренең абзарында мал-туар артса иде дип телик.
“Ватаным Татарстан” газетасындагы “Премия ярминкәсе” дигән язманы да кызыксынып укучылар күп булгандыр дип уйларга кирәк. Газета журналисты Тукай премиясе тирәсендәге бәхәсләрне яңартып кына калмыйча, аларны тормышка ашыруның юлларын да күрсәтә.
Укудан hәм фикерләүдән бизмәсәк иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик.