Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать! Татар матбугаты ниләр турында яза, нәрсә дип борчыла дигән сорауга җавап эзләвебезне дәвам итәбез.
Кайда ялган-кайда чын икәнен аера белмәгән илнең халкы әледән-әле ялганчылар тозагына эләгә. Финанс пирамидаларында акчалары янган кешеләрнең рәнҗүе сүрелеп тә өлгермәгән бер заманда аларның икенчеләре пәйда була. “Шәхри Казан” газетасы әле шушы арада гына ябылган чираттагы финанс пирамидасы турында язып чыккан. Икътисадтан ерак торып, атым юк урамда-кайгым юк буранда дип яшәүчеләр өчен шул ук газета танылган юмор остасы, журналист hәм артист Алмаз Хәмзин белән әңгәмә урнаштырган. Туры сүзле шәхеснең дөньяга карата булган фикерләре күпләрдә яклап тапкандыр дип уйларга кирәк.
Замана яшьләрен көннәр буе телефонда утыра, ялкау, эш рәтен белми дип сүгү гадәте бар. Шул ук вакытта бүген кемнән генә сорасаң да, улының яки кызының эшләп йөргәнлеген беләсең. Бүгенге үсмерләр әти-әниләренә ярдәм итү өчен эшлиме моны, әллә акча артыннан кууларымы? “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты яшьләрнең кайда күпме акча эшләүләре белән кызыксынырга булган. Акча тәмен беләсегез hәм үз балаларыгызны яхшырак аңлыйсыгыз килсә әлеге язмага күз салырсыз дип уйлыйм.
“Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсыңмы?” дигән язмада “Ватаным Татарстан” газетасы театрларга тагын цензура кертергә мөмкиннәрме дигән сорауга иркенләп җавап эзләгән. Шунысы кызык, театр әhелләренең үзләре арасында да бу четрекле сорауга караш капма-каршы икән.Берәүләр цензура, ягъни төрлечә тыюлар бер генә заманда да яхшыга китермәде дип белдерсә, икенчеләре “Шундый заман китте-теләсә нәрсә язалар, теләсә нәрсә куялар. Миңа мондый вазгыять, мондый анархия ошамый”,-дип цензура яклы икәнлекләрен яшерми. Сәнгать белән кызыксынучылар өчен генә түгел, иртәгә безне нәрсә көтә дигән сорауга җавап эзләүчеләргә дә азык бирә бу язма.
Атналык газеталардан соң шушы арада кулга килеп кергән журналларыбызны күзәтүгә күчәбез.
“Идел” яшьләр журналындагы танылган драматург, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев белән әңгәмәдә сүз бүгенге татар драматургиясе, замана яшьләре, әсәрне сәхнәгә куюдагы үзенчәлекләр турында бара. Сәхнәдән караган әсәрләрнең сәхнә арты тарихлары, авторның фикер сөреше кызыклы , аңлаешлы, ышандырырлык.Укып чыгарга киңәш итәм.
Журналдагы тагын бер кызыклы язма- Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең ата-бабаларыбыз җире-Алтайга сәяхәткә баргач төшерелгән рәсемнәре турындагы әңгәмәсе. Бик күп мәгълүмат, күңелне кузгата торган фактлар табасың ул сөйләшүне укыганда.
“Казан утлары” журналының август саны Тукай бүләге иясе Газинур Моратның фәлсәфи шигырьләре белән башланып киткән. Башкортостанда яшәп иҗат итүче Хисаметдин Исмәгыйлевнең “Фәйзулла” повесте, Зөлфәт Хәкимнең “Хаталы хат” пьесасы, исемнәре таныш hәм бигүк таныш булмаган авторларның кыска хикәяләре дә укучыларның күңеленә хуш килер дип уйларга кирәк.
Укудан hәм фикерләүдән туктамасак иде дигән теләктә бүенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик.