Үткән атнаның иң зур вакыйгасы- корылыктан интеккән районнарда шифалы яңгырларның явып китүе булгандыр, мөгаен. Унбер елга бер килә торган корылык дип аңлатырга тырышсалар да, иген басуларының, бәрәңге бакчаларының суга тилмерүен күрү ахырзаман җитүен хәтерләтте. Моңа бит әле hаман саен ныграк котыруга барган короновирус зәхмәте дә өстәлә. Менә шундый чакта Россия президенты Путинның халык алдына чыгып утыруын батырлык дип атарга булыр иде. Миллион ярым сорау белән күмеп ташлаган халыкның ил җитәкчесеннән энәсеннән алып җебенә кадәр сораштырып, үзенең бар булган канәгатьсезлеген белдереп каласы килде. “Ватаным Татарстан” газетасының сәяси күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахманов Путинның халык белән унсигезенче “туры элемтә”сен тарихка сайлау алды сөйләшүе дип кереп калачак дигән фикерен әйткән.Шул миллион ярым сорауның 68енә генә җавап бирү өчен дә президентка дүрт сәгатькә якын вакыт кирәк булган. Менә шуннан аңлагыз инде- шундый зур илдәге барлык проблемаларны бер генә кеше хәл итүгә калса, күпме гомер кирәк булачагын.
Газета халыкның бәгыренә үткән бер проблема-җәйге сусызлык турында аерым язма бастырып чыгарган.Җирле түрәләрнең аерым бер авылны сулы итә алмауларының сәбәбе-проблеманы халыкның үзенә сылтауда. Янәсе, чамаламыйча су сиптергәннәр. Суның hәр литры өчен түли икән, ни өчен әле авыл кешесе кыяр белән помидорына су сиптермәскә тиеш? Димәк, тормыш системасы эшләми.
Бу җәйдә суга тилмереп үләннәр генә түгел, аерым матбугат чаралары да тәмам саргайды. Без күзәтеп килгән “Шәhри Казан” газетасы моңарчы аерым язмалары белән генә саргая башлаган булса, бу җомга санында аның язмалары белән бергә “йөзе” дә, ягъни тышкы кыяфәте дә сары газеталарныкы кебек булды. “Язмыш” дигән яңа исеме “Шәhри Казан” дигәнен кысрыклап диярлек чыгарган да “Тормыш турында газета” дип тәгаенләштерелгән. Беренче биттәге алхәбәрләргә күз салсак, газетаның җомга саны тәмам саргайган икән дигән нәтиҗәгә киләсең. Ахыры хәерле булсын. Эсселәр тагын да дәвам итсә, башка матбугат чараларын да сары сармасмы дигән шик туа күңелдә.
Моңарчы табиблар- Безгә короновирус зәхмәте белән яшәргә туры киләчәк дип ярып салган булсалар, шушы көннәрдә бер авыл хуҗалыгы фәннәре докторы –алга таба безгә шундый корылыклар белән яшәргә өйрәнергә туры киләчәк дип тә шөбхәгә салды. Аллага тапшырдык- тора бара ирексезлек яки иписезлек белән дә яшәргә туры килер дигәнне генә ишетергә язмасын иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!