Көн тәртибендә нинди сораулар аеруча мөһим. Ни өчен халык чиратка баса. Боларны гаммәви чаралар ничек аңлата. Нинди , ни өчен , ничек сорауларына матбугат күзәтү сәхифәсендә журналист Миңназыйм Сәфәров җавап эзли.
Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Дөнья безнең күз алдында коточкыч тизлек белән үзгәрә. Бу атнада чыккан татар матбугаты белән танышканнан соң шундый нәтиҗәгә киләсең. Ә хәзер шулар турында тәфсилләбрәк танышуга күчик.
Яшел янәшәсендә сары төскә өстенлек бирүче “Шәхри Казан” газетасының атналык саны …сукыраеп чыккан. Газета чыгаручылар телендә “сукыр” сүзе фотосурәтсез дигәнне аңлата. Фотосыз газета чыгаруларын редакция кәгазьгә кытлык белән аңлаткан. Әйе, бу араларда карабодай, шикәр hәм тоз котлыгыннан соң чират кәгазьгә җитте. Моңарчы 200-300 сум чамасы торган бер төргәк ак кәгазьнең бәясе капыл гына ун(!) мәртәбә арткан. Шуның нәтиҗәсендәдер инде, Мәгарифъ министрлыгы мәктәпләрдәге ил күләмендәге Бөтенроссия тикшерү эшләрен яздан көзгә күчерергә булган-мәктәпләрдә кагазь котлыгы. Дөрес, сәнәгать hәм сәүдә министрлыгы Россиядә офис кәгазе котлыгы булмас дип белдерә белдерүлеккә. Әмма барлык оешмалардагы кебек, безгә дә кәгазьнең ике ягын да кулланырга киңәш иттеләр әлегә.
“Шәхри Казан” газетасы тагын бер авыткан җир турында яза-ул да булса Татарстан Дәүләт Советы депутатларының республикада аракы сату вакытын арттыру турында канун кабул итүләре. Баксаң, спиртлы эчемлекләр сату вакытын чикләү аркасында Татарстан беръярым миллиард сум керемен югалта икән. Ураза алдыннан гына шундый иркенлек булдыруга каршы төшүче депутатлар да табылган үзе. Ләкин андыйларның авызын Дәүләт Советы рәисе болай дип томалаган:”Без үзебезне чикләргә тиеш түгел. Эчәргә теләгән кеше барыбер җаен табачак.Безгә халык белән эшләргә кирәк., чикләүләр кертергә түгел.Кешенең сатып алырга иреге булып та, аның алмаска теләген булдыру юлларын табарга”. Андый юл күренеп үк тора,җәмәгать, тагын берничә көннән изге Рамазан аена керәбез. Бер ай гына булса да шул иректән тыелып күрсәтик әле дәүләт түрәләренә.
“Ватаным Татарстан” газетасы беренче битенә бүген иң зур проблемалардан саналган мәсьәләне- авылның торган саен ныграк шәхәргә күченүен чыгарып биргән. Соңгы 20 елда гына да республикада 102 меңгә якын кеше авылдан шәхәргә күченгән. Бу уртача 4-5 райн бушап калган дигән сүз. Берәүләр моңа чаң сукса, белгечләр моннан фаҗига ясарга кирәкми дип саный..Газета журналисты әлеге проблеманы төрле яклардан килеп өйрәнгән, белешкән, нәтиҗәләр чыгарган. “Йә мин, йә авыл!?” дигән язманы бик күпләр кызыксынып укыгандыр дип уйларга кирәк.
Авылдан шәхәргә күченүнең, чыннан да, ярты гына балә икәненә шул “Ватаным Татарстан” газетасында басылган “Тыелган татлырак” дигән язманы укыгач инанасың. Өстебезгә тагын бер проблема ыжгырып килә икән бит-баласыз тормыш сайлаучылар саны күзгә күренеп арта башлаган. Башкортостан Корылтае депутатлары, әнә, бу уңайдан бу идеологияне таратуны закон тарафыннан тыярга кирәк дигән тәкъдим белән чыгарга да өлгергәннәр инде. Ләкин безнең парламент рәисе әйтмешли, тыеп кына ерак китеп булмаячак. Дәүләт, хакимият үз гражданнарына бала алып кайту өчен шартлар тудыру ягын карарга, гаилә институтларын киңрәк җәелдерергә тиешләрдер.
Бик кызык та, кызганыч та дөньяда яшибез. Шундый шартларда да кешелегебезне саклап кала алсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!