Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез
Яз галәмәтләренең без белгәннән күпкә иртәрәк шәйләнүен күпләр инде яманга юрый башлады. Бу уңайдан “Шәхри Казан” газетасы “Сынамышлар нигә саташа?” дигән язманы беренче биткә чыгарып биргән.Әмма шунысын да әйтергә кирәк-язның ничек киләсен тәҗрибәле галимнәр дә фаразлый алмый икән. Әйтик, Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев, быел кар катламы башка еллардагыдан ике тапкыр артык булса да, иртәләгән язда бөтен дөньяны су басыр дип куркытмау ягында. Баксаң, быел туфрак бик каты туңмаган икән. Димәк, дымның көздән кыргаксып калган җиргә сеңеп бару ихтималы юк түгел. Кыскасы, барысы да Аллаhы кулында дип әйтүдән башка сүз юк.
Шул ук “Шәхри Казан” газетасы үзенең укучыларына белеп тору өчен дәүләттән тиешле акча алуның тәртипләре турында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министы Эльмира Зариповадан белешкән.Халык әйтмешли, ала каргадан алачагың булсын.
“Ватаным Татарстан” газетасы исә беренче битенә икенче проблеманы чыгарган-Казанда торак бәяләре үскәннән-үсә. Моңарчы ипотека аша йорт-җирле булып, кредит түләп яшәргә күнеккән яшьләргә бу бәхет тә тәтеми башлаган. “Түбәң китмәсен” дигән язмада журналист фатир сатып алырга җыенеучыларга киңәшләр белән бергә торак базарындагы хәлләрне дә төшендереп биргән. Аллаh ярдәменнән ташламасын дияргә генә кала бүгенге вазгыяттә.
Булган булган булсын диптер инде, “Ватаным Татарстан” газетасы тагын бер проблема турында тәфсилләп аңлата бу санында. Ул да булса, дәүләт чиновниклары шәхси хуҗалыкларында терлек санын чикләү турындагы закон кабул итмәкчеләр икән. Атым юк урамда-кайгым юк буранда дип сөенергә ашыкмыйк. Абзарда сыер асраудан бизүчеләр саны артып торса да, Татарстанда гына да 468 мең шәхси хуҗалык республика авыл хуҗалыгы продукциясенең 41 процентын җитештерә икән. Менә шул шәхси хуҗалыкларны да салымнар белән буып , терлек асраудан биздергән очракта, безне кемнәр ризыклы итәр соң дигән бик урынлы сорау килеп баса. Татарстан бу очракта да үз юлын табып, әлеге хәлгә тарымый калыр дигән өмет уяна бу язманы укыганнан соң. Шулай була күрсен!
Газетада шулай ук Сөембикә-ханбикәбез турында кызыклы да, гыйбрәтле дә тарихи фактлар тупланган язма hәм Камал театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән ачылып китеп сөйләшү дә укучыларда кызыксыну уяткандыр дип уйларга кирәк.
“Татарстан яшьләре” гадәттәгечә тулысынча диярлек үз укучыларының язмаларыннан тора. Халык әйтсә хак әйтә дигәннән чыгып, бүген безнең җәмгыятне ниләр борчыганын ачыклап булыр иде болардан. Монда Камләбезне ярату, яклау да, сәясәткә кереп китүләр дә, атаклы “Саз” ансамбле hәм аның җитәкчесен юксыну да, авылдагы җенле урыннар турындагы җентекле язмаларны да табып була.
Үгез булмагае чурт булсын, балаларга сөт булсын,дигәндәй, безне ходай укудан hәм фикерләүдән аермасын иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!