Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Татар матбугаты ниләр турында яза? Әйдәгез-бергәләп газета-журналларны урап чыгыйк.
Россиядә гел алдынгы булырга күнеккән Татарстан үзәккә үткән кюар-кодлар мәсьәләсендә дә беренчелекне бирмәскә булды-хәзер Казанда серле шакмакны күрсәтмичә әбрәкәйгә дә кертмиләр. Гомер-гомергә тормышны шаярып-көлеп кабул итәргә өйрәтүче “Чаян” журналы бу уңайдан безгә яшьаралаш көлә торган рәсемнәрен тәкъдим иткән.
“Татарстан яшьләре” газетасы Россиядә пандемия башланганнан бирле дару бәяләренең артуына борчыла. Газета раславынча, дарулар азык-төлек булмаган товарлар арасында бәя арту исемлегендә бизәнү әйберләреннән кала икенче урынны алып тора икән.
Шул ук “Татарстан яшьләре” газетасының октябрь санында педагогика фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Хөсәеновның “Мылтыксыз мәктәп нинди була?” дигән язмасы басылган иде. Бу уңайдан 50 елга якын мәктәптә кайнаган укытучы-Фәрит Вафин “Без кайда да, профессорлар кайда?” дигән җавап мәкаләсе бастырган. Гомере буе балалар укыткан кешенең фикерләре теләсә кемне ышандырырлык-саллы килеп чыккан. Баласы яки оныгы мәктәптә укыган кешеләр балаларын мәктәпкә хвефләнеп озатмасыннар, мәктәптә кан коешлар булмасын, hәр бала исән-сау килеш өйләренә шатланып кайтсын өчен безнең барыбызга да язмада кузгатылган проблемаларны hәрвакыт күз уңында тотарга кирәк.
Озакламый Казанда дөньялык тәмүгын эшләтеп җибәрмәкчеләр икән. Сүз мәетләрне яндыра торган крематорий төзү турында барганлыгын аңлагансыздыр. Әйе, кешеләр күпләп кырыла башлагач, кала түрәләре боларга каян табып бетермәк кирәк күмү өчен җирне дип баш ватканнар да моменттан файдаланып, бәхәсле крематорий төзү эшен алга чыгарырга булганнар. Инде проектын эшләп тә бетергәннәр икән. Казнадан 120 миллион сум акчасы да табылган. “Шәhри Казан” газетасы бу куркыныч теманы үзенең беренче битенә чыгарып биргән. Газета хәбәрчесе әлеге уңайдан Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновның фикерен дә белешкән. Монда аның ачык җавабын китерү урынлы булыр. Менә нәрсә дигән хәзрәт:”Тиздән зиратларда урын калмый дип борчылырга кирәкми. Бер мәетнең дә җирләнми калганы юк. Мөселманнар өчен мәетне яндыру-зур гөнах.Мөселман илләрендә крематорийлар бөтенләй юк”.
Иң сәере шунда-баксаң, үлгән туганнарын яндырып күмүчеләр Татарстанда инде бар икән. Мондый эшне оештыру белән шөгыльләнүче берәү Татарстанга hәр көнне бер мәетне читтәге крематорийга алып барып яндыруларын әйтә.
Дөньялык hәм ахирәт тәмугыңнан сакла, дип ялварасы гына кала Аллаhка.
“Табигать саташты” дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы. Көз-көзгә, кыш кышка охшамаган хәзер. Йә сентябрьдә ишеп кар ява, йә кар ятты дип сәенеп йөргәндә көне буе туктамыча яңгыр коя. Галимнәр табигатьнең мондый саташулары киләчәктә бик кыйммәткә төшәргә мөмкин дип исәпли. Соңгы 25 ел эчендә hава температурасы беръярым гадуска җылынган. Шуның нәтиҗәсендә океаннардагы су биеклеге 20 сантиметрга күтәрелгән. Алга таба да шулай дәвам иткәндә, җир йөзендәге күп кенә төбәкләр су астында калырга мөмкин. Алай гына да түгел,”Глобаль җылыну аркасында акрынлап кешеләрнең тән өлешләре белән баш мие кечерәячәк. Соңгысы аеруча куркыныч-баш мие кечерәю аркасында кешенең хәтере начарланырга, сөйләмдә тоткарлыклар барлыкка килеп, уку, акыл хезмәте авырдан бирелә башларга мөмккин “дип фаразлый белгечләр.
Андый көннәргә калырга язмасын, дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!