Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Татар матбугатындагы язмаларны күзәтүне дәвам итәбез.
Совет чорында тәрбияләнмәгән буын олылар өчен Октябрь бәйрәме дип аталган 7 нче ноябрьне бигүк белеп бетерми хәзер-ялмы ял. Әлеге бәйрәмнең быел тагын ике ике кызыл көн белән бергә-Халыклар бердәмлеге hәм Татарстан Конституциясе көннәре белән бәйрәм ителүен дә кайберәүләр абайламый калды. Андыйлар өчен “Ватаным Татарстан” газетасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан төшендереп язылган фикер урын алган. Газетаның сәяси күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахманов быел уналтынчы тапкыр үткәрелгән яңа бәйрәмнең асылы нинди булырга тиешлеген ассызыклап болай ди:”Бүгенге катлаулы дөньяда hәм авыр вәзгыяттә бердәмлек, hичшиксез, кирәк. Тик чын күңелдән берләшү hәм бер сафта булу өчен тигезлек сорала. Халыкларның тигез хокуклыгы кәгазьдә генә түгел, гамәлдә тормышка ашырылуы таләп ителә. Халыкларның телләре чикләнә икән, аларның яшәү рәвешләре оныттырылып, ассимиляцяләү сәясәте алып барыла икән, йөрәкләр дәрәҗәсендә берләшү hәм тантанага ирешү мөмкин эш түгел.”(өземтә тәмам).
Бәйрәм араларында әледән-әле базарга азык-төлек алырга чыгып йөргән халык бәяләрнең кай җирдә икәнлеген дә белми калмагандыр. Шул ук “Ватаным Татарстан” газетасы да базар хәлләренә үзенең бер битен багышлаган. Базарда иң тотрыксызы кәбестә бәясе булып чыккан. Былтыр аның килосын халыкка 5-6 сумнан көчкә сатып бетергән булсалар, быел аның бәясе 40 сумга сикергән. Әле кышка таба бәяләр тагын да югарырак үрләргә мөмкин дип фаразлый белгечләр. Бәрәңге бәясе дә шул тирәдә-40-50 сум. Күп көч, тырышлык сорый торган хезмәт белән шөгыльләнергә теләүчеләр алга таба да кимүен дәвам итсә, әле кичә генә шалкан бәясендә йөргән яшелчәләрне читтән алтын бәясенә кайтарырга туры килмәгәе.
Бүгенге иҗат яшьләре нинди дигән сорауга җавап табарга теләүчеләргә “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлинә Гыймадованың Нурбәк Батулла белән ачыктан-ачык әңгәмәсен укырга киңәш итәр идем.
Безнең илдә кешене бакыйлыкка күчкәч кенә бәяли башлыйлар. Фәндәс ага Сафиуллинның бөеклеген исән чагында да таный идек. Ләкин югалтканнан соң аның гадәти сөйләгәннәренең төбендә нәрсә ятканлыгына тагын да ныграк төшенәсең. “Мәдәни җомга” газетасындагы аның “Мәктәп китсә, ни калыр?” дигән язмасын укып чыккан кешеләр моңа тагын бер кабат инангандыр дип уйларга кирәк.Аның :”Балалар бакчасыннан башлап, милли университетлар белән тәмамланган тулы милли мәгариф системасын булдыру-халкыбызны милләт буларак исән калдыру өчен иң кичектермәс, иң кайнар, иң мөхим проблема, тарихи язмышыбыз алдында бүген иң җаваплы бурычыбыз” дигән сүзләрен васыят буларак кабул итсәк иде.
“Шәhри Казан” газетасындагы игътибарга лаек язма- йөрәгендә ата-бабаларыбызның курку белмәс рухын саклаган шагыйрь Фәнил Гыйләҗев белән әңгәмә дияр идем . Шундый фидакярь затларыбыз күбрәк булса, Фәндәс ага Сафиуллинның васыятьләре дә сүздә генә калмас иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!