Матбугат күзәтү — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

Матбугат күзәтү

02.11.2021
Матбугат күзәтү


Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать! Дөнья хәлләрен татар матбугаты безгә ничек итеп җиткерә? Бүген дә шул сорауга җавап биреп карыйк.
Россия президенты 30 октябрьдән алып 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган атна игълан иткән иде. Эшләми торган икән, димәк, ял итә торган, дип кабул итәргә өйрәнгән безнең ил халкы. Озак та үтми шунысы мәгълүм булды- чыгарга рөхсәт ителгән чит илләргә юлламаларны тиз арада алып бетергәннәр. Бәяләрен дә кыйммәтсенеп тормаганнар. Бу хәлләргә гаҗәпсенгән “Шәхри Казан” газетасы беренче битенә СОС биргән-Бәйрәм итәр чак түгел!
Бәйрәм рухын сүрелдерү өчендер инде-газета төре килеш кабергә төшеп ятучылар турында тулы бер бит язма бастырган. Хәтерлисездер, бер блогер ханым төн уртасында бер сәгать кабердә яткан кешеләр арасында зур бүләк уйнатабыз дип шундый ук зур тавыш чыгарган иде. Үлем килгәнен көтеп тормыйча гына кабердә ике кеше ятып чыккан икән инде, тагын икесе моңа әзер ди. Шөкер, акыл аеклыгын югалтып ук бетермәгәнбез икән әле.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәктер- теге блогер ханымга карата прокуратура тикшерү эше башлаган. Үлемне уенга әверелдерергә теләгән кеше өчен прокуратура нәрсә инде ул)
Пандемия чорында күп кенә компанияләрнең хәле мөшкелләнсә дә, машина сатучы салоннар, киресенчә, череп баеганнар hәм әле алга таба да рәхәттә яшәүләрен дәвам итәрләр кебек, дип яза “Татарстан яшьләре” газетасы. Кайбер мәгълүматларга ышансаң, илнең 50 эре автосалоны быелның беренче яртысында гына да 1 триллион 200 миллион сумлык машина саткан. Бу былтырның шул чорыннан 2,5 тапкырга күбрәк. Баксаң, башта короновирус дип аптырашта калган халык, кишер-чөгендергә бәя үскәнне күреп, машина алып калырга дип автосалонга йөгергән икән. Кыскасы, аңламассың бу дөньяны.
Шул ук “Татарстан яшьләре”ндә бик абруйлы укытучы-академик,педагогия фәннәре докторы, профессор,Россиянең халык мәгарифе отличнигы Җәүдә Хөсәенов бик аңлаешлы итеп “Мылтыксыз мәктәп нинди була?” дигән сорауга аңлатма биргән. Абруйлы шәхеснең сүзләренә хакимият чиновниклары да колак салса иде дип телик.
Үткән атнада Татарстан Дәүләт Советының Россия Дәүләт думасының төбәк җитәкчеләрен президент дип атаудан тыя торган законын кире кагуы илдә шулай ук шау-шу чыгарган иде. Бу Россия президенты Владимир Путинның ап-ачык итеп: ”Мы с уважением относимся к любому выбору народа Татарстана. Поэтому вы сами там решайте, ладно?” дигән сүзләреннән соң . Әлеге проблемага ачыклыкны “Ватаным Татарстан” газетасында Дәүлә Советы депутаты,Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла керткән. Тәфсилле җавап Татарстан халкының рухына тулысынча туры килә дип уйларга кирәк.
“Ватаным Татарстан” газетасындагы тагын бер бик кызыклы язма “Космоста да яшәрбез әле” дип исемләнгән. Бу көтелмәгән фикерне Казанга зур планнар белән АКШтан кайткан космик ракеталар төзүче милләтәшебез Надир Баhавиев әйткән. Фәнни мәкаләләрен татарча язучы бу милләтпәрвәр шәхесебезнең кем икәнлеген тәгаенләү өчен аның Мәсхүдә ханым Шәмсетдинованың улы икәнлеген әйтү дә җитәдер. Әйе, татарга гел үлем турында гына түгел, ә алда торган зур киләчәк турында да уйларга ярыйдыр, дигән фикер белән бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Халык җыеннары  башланды

Халык җыеннары башланды

Мәдәни афиша

Мәдәни афиша

Путин Сербиягә визит ясарга җыена

Путин Россиядә COVID-19 белән вәзгыятьне бәяләде

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+