Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать! Экранга карап кына татар матбугатындагы әhәмиятле язмалар белән танышуыбызны дәвам итик.
Короновируска бәйләп зур кибетләрнең ишеген ябып кую турындагы язманы “Шәhри Казан” газетасы беренче биткә чыгарып биргән. Газета журналисты төрле имеш-мимешләрне ачыклау, тыю-тыюлуларның чынлыкта ничек икәнлеген үз күзләре белән күрү өчен Казан буйлап йөрергә чыккан. Кыскасы, бөтен җирдә дә коар-код сорыйлар, кибетләр, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә шар тәгәрәтерлек. Белгечләр бу хәлнең озак дәвам итәсенә шик белдерәләр. Татарстанда хәзер көн саен 20 меңгә якын кеше прививка ясата башлаган икән. Хәлнең элеккеге эзенә төшүе өчен тагын өч айлап вакыт кирәк диләр алар. Бирсен Ходай!
“Шәhри Казан” газетасында шушы арада гомер бәйрәмен билгеләп үткән Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән әңгәмә дә дөнья күрде. Ихлас әңгәмәне укучылар яратып укыгандыр дип уйларга кирәк.
Быел әтиләр көне барлыгын бөтен әтиләр дә белде бугай. Билгеле булганча, күптән түгел генә Россия Президенты Владимир Путин Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтү турында карар чыгарды. Документта әлеге көн “гаилә институтын ныгыту hәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әhәмиятен арттыру максатларында” билгеләнгән диелә. Әти тәрбиясе нинди булырга тиеш? Безнең җәмгыятьтә җитәрлекме ул? ”Чын әтиләр кирәк!” дигән язма әлеге hәм башка көн кадагындагы сорауларга җавап биреп кенә калмыйча, укучыларны фәлсәфи уйларга да этәргәндер шәт.
Шул ук «Ватаным Татарстан” газетасындагы “Саналыр чак” исемле язманы да укып чыгарга киңәш итәр идем. Халык санын алу ни өчен кирәк, анда ничек катнашып була, сан алучылар нәрсә сораячаклар ише сорауларга тәфсилле җавап бирелә чөнки анда.
Октябрь ае журналларына күз салып китик. “Безнең мирас” журналы да безнең халык өчен аерата әhәмияткә ия булган җанисәп турында язма бастырган. “Җәфалый торган җанисәп”тән бер генә өзек китерәм:” Әлегә илдә үз саныбызның күпме икәнлеген дә төгәл белмәгән халык буларак, без дөнья буйлап сибелгән татарның да гомуми санын белә алмыйбыз hәм ниндидер түрәнең чама белән, фәлән миллионнан артык дип әйткәненә бихуш булып яши бирәбез. Юкса читтә яшәгән татарларга рухи ярдәм күрсәтү бурычы бит татарстанның төп законында беркетелгән.”
Журналда Сарман районы тарихиндагы гыйбрәтле вакыйгаларга кагылышлы язмаларга да зур урын бирелгән.
“Казан утлары”ның бу санында Рифә Рахманның “Татар кызы” романының дәвамы hәм олыгаеп кына яза башлаган тагын бер автор-гомере буе табиб булып эшләгән Илшат Билаловның “Мәдинә тавы” дигән повесте урын алган. Шигырь сөючеләр өчен татарның өметле яшь шагыйре Булат Ибраhимның “Кем чоры бу” исемле тупламасы тулы бер ачыш булыр.
Тормышыбызның hәр көнендә шөкер итеп кенә түгел, сокланып hәм гаҗәпләнеп яшәргә язсын иде дигән теләктә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик.