Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать! Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Без бүген барыбыз да тормыш дип аталучы базарда яшибез. Ә базарда исә,бөегебез Габдулла Тукай әйтмешли, берәү алдый шунда, берәү алдана.
Алданмыйм дип тә алданырга була икән. “Ватаным Татарстан” газетасы бу теманы беренче битенә чыгарып биргән. Язмада сүз, телефон аша ялганлап, банктан бурычка акча алуны рәсмиләштерү очрагы турында бара. Казанда бер ялгызы ике бала үстерүче ханым, мошенниклар икәнлегенә шикләнә-шикләнә 823 мең сумлык кредит камытын киеп куйган. Шуның нәтиҗәсендә ул хәзер биш ел буе ай саен егермешәр мең сумнан артык алынмаган бурычын түләп барырга тиеш була. Хокук саклау органнары да ярдәм итә алмый икән мондый очракта.
Минем белән мондый хәл булмас дип тә әйтерлек түгел-Россиядә генә дә ел саен 400 меңләп кеше телефон аша эш итүче мошенниклар корбаны була икән. Шул рәвешле ил халкы өчъярым миллиард сум акчасыннан колак кага. Алла сакланганны гына саклый, җәмәгать, сакланыйк!
Әле кайчан гына укытучыдан да кадерлерәк, аннан да абруйлырак hөнәр иясе юк иде кебек. Ә бүген исә укытучы булмаган hәркем мәктәпне, андагы тәртипләрне гаепли. “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты әлеге мәсьәләне әти-әниләр ягына чыгып та, үзен укытучылар урынына куеп та чишәргә тырышкан. Мәктәптәге проблемаларның төбендә ни ятканлыгын исә психолог ачып биргән. Мәктәп яшендәге баласы булганнарның hәркайсы да танышырга тиеш мондый язма белән.
Замана- моңарчы исебезгә дә кереп чыкмаган hөнәрләрне барлыкка китерә. Шундый hөнәрнең чираттагысы-доула. Аларның төп хезмәтләре-таяныч-терәк булу. Кирәк урында назлы сүз белән юату, кыюлык өстәү, куркуны киметү. Гади генә әйткәндә- булачак әни кешеләргә бала тапканда ярдәм итүче хатын-кызлар икән болар. Үз әниләреннән яки кайналарыннан, дус хатын-кызлардан таба алмаганны шулай акча түләп эзләүдер инде бу дип уйлап куясың “Әниләр өчен әни” дигән язманы укыганда.
“Татарстан яшьләре” газетасында инде ничә дистә еллар дәвам иткән “Сердәш” сәхифәсенең чираттагысы дөнья күргән. Дөнья көткән кешеләрнең үз тормышларыннан алып язылган хикәятләре ышандыра да, уйланырга да мәҗбүр итә. “Кайвакыт әниләр дә ялгыша икән” hәм “Бәхетле булдыңмы дип сорар идем” дигән язмалар шундыйлардан.
“Безнең мирас” журналының сентябрь саны юлъязмаларга бай булып чыккан. Каләм иясенең үзе күргәннәре турында бәйнә-бәйнә сөйләп аңлатуы ул юлларны укучыларны да шунда булгандай хис итәргә мөмкинлек тудыра. Мирхәйдәр Фәйзинең “Күңелемне тартып калды”, Габдрәшит Ибраhимовның Ислам дөньясы” hәм Ләбиб Леронның “Калиниградка сәфәр”е шундыйлардан. Беренчесендә классик язучыбыз үзенең абыйсы яшәгән Шода авылыннан Орскига бару юлындагы тәэсирләре белән уртаклашса, “Ислам дөньясы”нда татар сәясәтчесе hәм дин эшлеклесе Кытайның Тензин каласындагы хәлләр белән таныштыра. Безнең көннәргә килгәндә исә- Ләбиб Лерон Калинград өлкәсендә каhарман шагыйребез Фатих Кәрим эзләре буйлап йөргәндә күргәннәрен тасвирлаган.
Дөнья киң дияргә яратсак та, чынлыкта ул бер зур авыл кебек кенә-кая гына барып чыксаң да үзебезнең татарларга, алар калдырган тарихи эзләргә тап буласың. Алга таба да шулай бер булып, эз калдырып яшәргә насыйп булса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик.