Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүебезне дәвам итик.
“Дәва кирәк!” дип сөрән сала үзенең беренче битеннән “Ватаным Татарстан” газетасы. Баксаң, авыл медпунктларында эшләргә кеше табылмый башлаган икән. Олы яштәге фледшерлар ялга чыгып бара, ә яшьләрнең шул акчага көн дими төн дими авыллар арасында йөриселәре килми. Югыйсә Татарстанда ФАП дип аталучы заманча пунктлар да төзелде бит инде. Ләкин шундый ук эш өчен калада ике мәртәбә күбрәк хезмәт хакы түлиләр. Татарстан Президенты урыннардагы җитәкчеләргә кичекмәстән чаралар күрергә кушкан. Газета журналисты ул чараларның нинди булуын да ачыклап киткән.
Шул ук “Ватаным Татарстан” газетасында басылган “Ялкаулык турында баллада”ны укыгач үземә дә уңайсыз булып китте. Чыннан да, ялкау икәнбез бит без-hаман да хөкүмәттән нидер өмет иткән хәлдә өч тиен түли торган эшебездән канәгать булып зарлана-зарлана яшәвебезне дәвам итәбез. Ә нишләргә соң дигән сорауга җавапны үзе дә авылда яшәп ятучы абруйлы публицист Рәшит Фәтхрахманов язмасын укып чыккканнан соң табасың. Татар матбугаты алга таба да дөньяга күзебезне ача торган язмалар бастырып сөендерсен иде.
“Сөембикә” журналы да, инде ничәнче кабат финанс пирамидалары тозагына эләгеп, барлы-юклы акчасыннан колак кагучыларны кисәтергә теләптер инде, “Замана Буратинолары” исемле язма бастырып чыгарган. Әлеге дә баягы эшләмичә генә могҗиза булыр-кайдандыр өстән байлык ишелеп төшәр дип ышанучыларга танылган иктисадчы, университет профессоры Марат Сафиуллин дәрес биргән. Әмма бу дәресне үзләштерергә теләүчеләрнең күп буласына күңел ышанмый-без бит могҗизалар кырында яшәргә өйрәнгән кавем.
Аның каравы без җыр-моңга мөкиббән. Ә бит җырларның сүзләре дә, көе дә җаннарны актарып ташлый торганнары да бар. Шундый бер җыр тарихы турында атаклы скрипкачы hәм композиторыбыз Фоат абый Әбүбәкеровның истәлеген бастырган “Сөембикә” журналы. Күңелгә тия торган язма килеп чыккан.
“Казан утлары” журналының сентябрь саны күпсанлы әдәби премияләр иясе, танылган шагыйрә Луиза Янсуар шигырьләре белән башланып китә. Шигырьләре гади генә түгел, сискәндереп җибәрә, уйланырга мәҗбүр итә торган шигырьләр.
Шагыйрә, прозаик, галимә, шулай ук әдәби премияләр лауреаты, күпсанлы китаплар авторы Рифә Рахман үзенең “Татар кызы” романында “Ирләр белән иңгә-иң торып тормыш тарткан Татар кызы,кем син, нинди син? Гасырлар, яшәгән тирәлегең ничек үзгәртте сине? Ниләрдән рухыңны сындырмаслык көчләр аласың? дигән мәңгелек сорауларга җавап эзли. Без дә аның белән бергә тормыш җавапларын эзлик, уйланыйк hәм уяныйк дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!