Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать! Татар матбугатының ниләр турында язуын күзәтүебезне дәвам итәбез.
Владивосток каласында уздырылган ачык дәрес барышында Россия президенты Путинның хатасын төзәткән укучы Никанор Толстых бер мәлдә батырга әверелде. Президентның ерак тарихтагы Төньяк сугышын җиде еллык башка орыш белән бутавы бер дә гаҗәп түгел-ул да кеше бит-кайсыбыз ялгышмый. Ә менә шул хатаны төзәтергә җөрьят иткән Никанор укыган мәктәп директорының куркуга төшеп үз укучысын оятсызлыкта гаепләве-монысы инде гаҗәп.Мондый педагоглар мәктәптән ераграк торса хәерлерәк булыр иде, дигән нәтиҗә чыгарды күпчелек матбугат басмалары.
Монысы бездән ераграк булгангадыр, “Шәхри Казан” беренче битенә бәрәңге уңышы турындагы язманы чыгарырга булган. Аннан аңлашылганча, җир алмасы уңган hәм уңмаган төбәкләр дә булган икән. Ләкин бакчаның бер өлешендә генә бәрәңге игәргә ияләнеп килүче авыл кешеләрен бу проблема да әлләни борчымаганлыгын аңлыйсың. Ә менә авыл җирендә күпләп уңыш үстерергә тырышып йөрүче фермерларны грант акчаларының гадел бирелмәве борчый икән.Шул грантларны бүлүче Министрлыкта исә алай уйламыйлар-баксаң, грант алуның да җаен белергә кирәк икән.
Монда халык сүгенми, чүпне җиргә ташламый, түтәлләрдән чәчәк өзми, hәйкәлләрне җимерми. Балалар китапханә, мүзейларга йөри. Әкият дияргә ашыкмыйк- болар барысы да Мөслим районындагы хәлләр. Баксаң, районда Әхлак кодексы кабул иткәннәр икән. “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Мөслим районындагы уңай үзгәрешләрне үз күзе белән күреп, моның сәбәпләрен ачыклап кайткан. Ә башка район башлыклары нишләп үз кодексларын кабул итми икән дип уйлап куясың ул язманы укып чыкканнан соң-бөтен җирдә дә тәртип булу Мөслимгә генә кирәк микән әллә?
“Ватаным Татарстан” газетасында күзгә ташланган тагын бер язма “Исәнмесез?” фильмының төп герое Тимерланны уйнаган Чаллы драма артисты Инсаф Фәхретдинов белән татар киносы hәм татар тормышы турында ачылып сөйләшү. Менә шул әңгәмәдән бер өзек- “Гаиләдә таркаулык, үз телеңнән, милләтеңнән оялу, үзең өчен генә яшәү, тамак ягын гына кайгырту татарга гына түгел, бөтен милләтләргә дә хас. Әмма безгә үзебезнеке кадерле. Үзебезнекеләрне уятасы иде. Дөньяда гел тәти генә булып булмый. Дөнья алай бара алмый”. Халык артистының фикерләре күпләребезне сискәнергә мәҗбүр иткәндер дип уйларга кирәк.
Дөньядан гыйбрәтләр алып, үкенмәслек итеп яшәргә язсын иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!