Май аендагы тоташ ялларны күз алдында тотып, “Ватаным Татарстан” газетасы беренче битенә үк “Ялкынсыз ял” дигән язма урнаштырган.Ялны беренче чиратта шашлык кыздыру яки табигатькә чыгып шулпа пешерү дип күзаллаучыларның исенә төшерәбез- быелның беренче гыйнварыннан бу уңайдан яңа кагыйдәләр кертелде. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы гражданнарга штраф күләме икеләтә арткан-хәзер ул дүрт мең сум тәшкил итә. Әгәр учактан киткән янгын аркасында урманга ут каба калса, гаеплене өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә яки 200 меңнән алып 400 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Алла сакласын дисәк тә, ул сакланганны гына саклый. Кыскасы, Рамазанга туры килгән май бәйрәмнәрендә ураза тотуың күпкә хәерлерәк булып чыга. Бәйрәм көннәрендә кызыксынып укырлык язмалар “Ватаным Татарстан” газетасында шактый ук. Җидегән чишмә җырының тарихы hәм аның көй авторы Сара ханым Садыйкова турындагы язма күпләрнең күңеленә хуш килеп кенә калмыйча, шактый кызыклы мәглүмат та бирер. Телевизор караучылар өчен элек “Яңа гасыр” телеканалында “Яңалыклар” тапшыруын алып барган Элмира Исрафилова белән әңгәмә дә кызыклы булыр дип саныйм.
“Татарстан яшьләре” газетасында публицист hәм язучы Рәфыйк Шәрәфиевнең “Яз, ниләрең белән килдең?” дигән язмасын укысаң, бүгенге дөньяның кайсы тарафка таба баруы турында уйлана башлыйсың. Ә уйланырга кирәк. Бөтен нәрсәне дә акчага гына салып яшәргә өйрәнүнең начар яклары күбрәккә китте бугай. Әнә,
“Шәхри Казан” газетасы да замана китереп чыгарган шул проблеманы күтәреп карарга булган-Хатын-кыз ир-атка караганда күбрәк акча эшләсә- нишләргә? Болай да еш кына икенче планга калган ирләргә хатыннарының үзләреннән күбрәк акча эшләве белән килешергәме, юкмы? Килешкәндә дә, килешмәгәндә дә мондый очракларда гаилә таркалу куркынычы туа икән. Акчаның беренче планга чыгуына замана гына түгел, без-кешеләр үзебез дә гаепле икәнне онытырга ярамый. Чөнки Мөхәммәт салаллаху галәйхиссәләм дә өйләнгән вакытында үзе, булачак хатынына караганда, акчаны азрак эшләгән икән. Хәттә үзенең кәләшенә ялланып эшли торган булган.Ләкин бу хәл аларның мәхәббәтенә зыян салмаган.Беренче планга акча түгел, ә кешелек сыйфаты чыккан гаиләләр генә бәхетле була икәнен онытмаска чакыра газета хәбәрчесе бу язмасында.
“Шәхри Казан” газетасында моннан башка да бер тында укыла торган язмалар табарга була. Шуларның берсе-Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган артист hәм копозитор Алмаз Хәмзин белән әңгәмә. Белемле, талантлы, шул ук вакытта Татар телле hәм Татар җанлы балаларны ничек үстерергә дигән сорауга җавап эзләгән кешеләргә бу язма бер өлге була алыр иде.
Тормыш безнең алга көтелмәгән авырлыклар чыгарып куя, шул рәвешле безне сыный. Андый чакта сыгылып төшмәс өчен тормыш белән бер дулкында баручы татар матбугатыннан аерылмаска гына кирәк дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам.