Машина йөртү таныклыгының срогы чыккан шоферларга бу ел ахырына кадәр штраф салмаячаклар. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Машина йөртү таныклыкларын алыштыру өчен ЮХИДИ бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен коронавирус инфекциясе таралудан саклануга юнәлтелгән профилактик чараларны үтәү зарур. Шулай ук ЮХИДИ бүлекчәсенә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталыннан да мөрәҗәгать итеп була. Гос услуги нокта ру, сайтында гариза бирергә мөмкин. Күп функцияле үзәк тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты 15 эш көненнән дә артмый.