Буа шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә галәм киңлекләрен үзләштерүгә үз өлешен керткән якташлары — очучы, космонавт- сынаучы Марс Рәфыйковны искә алдылар. Тулырак мәгълүмат киләсе сюжетта.
Марс Рәфыйков — совет хәрби очучысы, космонавт-сынаучы, аны Буада мәктәп укучылары да белә. Аның әнисе тумышы белән Буа районының Исәк авылыннан. Марс Рәфыйков беренче космик очышны әзерләүдә һәм тормышка ашыруда катнаша, моңа үз өлешен кертә.
Чарага кунак буларак физика-математика фәннәре кандидаты Ким Шакиров чакырылган иде. Гагаринның җиргә уңышлы әйләнеп кайтуы турында галим беренчеләрдән булып белә. Ул вакыттта бу вакыйга чын мәгънәсендә бәйрәм була.
Моннан тыш, Ким Шакиров үзе дә Татарстанда фән үсешенә зур өлеш кертә.
Чарада Буа районы мәктәпләренең физика укытучылары һәм укучылар катнашты. Бәйрәм туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Бәйрәм Буа артистлары башкаруында Ким Шакировның җырлары белән үрелеп барды.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.