Көннең нәтиҗәлелеге нәрсәгә бәйле? Күпләр бу сорауга җавап эзли. Ә менә танылган композитор Марат Мухин көннең нәтиҗәлелеген иртән уянудан күрә. “Иртә торып, иртән иҗат итсәм көнем уңышлы уза, гаиләмә дә күбрәк вакыт кала, чөнки гаилә һәм иҗат минем өчен бербөтен” дип бүлеште ул безнең иҗат төркеме белән.