Әлеге карарга кулланучылар кооперациясе оешмалары Берлегенең еллык хисап җыелышында киленде. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары итеп сайлануы сәбәпле, Марат Әхмәтов кулланучылар берлеге Советы рәисе вазыйфаларыннан азат ителде. Марат Җаббаров үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде, авыл җирендә кадрларның җитешмәү проблемасына аерым игътибар итте. Яшьләрне яклау программаларының нәтиҗәлелеген күтәрергә тәкъдим ясады