Татарстаныбызда оста шәхесләребез, Татарстан данын яклаучылар бик күп. Бүгенге язмабыз күп тапкырлар дөнья чемпионы, марафончы, Татарстанның атказанган физик культура укытучысы, ЭССРның спорт мастеры Мәхмүт Шакиров турында.
Еллар узса да, мин һаман да Россия, Европа һәм Азия ветераннары белән дистанцияләрдә очрашырга теләр идем. Казан һәм Татарстан Республикасы җиңел атлетика ветераннары ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, Йөгерүдә яраткан дистанцияләре турында сөйли башласа, тыңлап бетерә алмыйсымиң, уртача дистанцияләрне яратам, әмма иң яраткан төрем – марафон йөгерүе,- дияргә ярата.
Ярышларда катнашкан елларында 28 тапкыр Россия чемпионы, бөтен Европа һәм Бөтендөнья спорт ветераннары уеннарының чемпионы, күп тапкыр җиңүчесе һәм призеры, алтын, көмеш, бронза медальләр яулаган зур спортчы, Россия җиңел атлетика хәрәкәтенең иң яхшы оештыручысы дип танылган шәхес.
Тумышы белән Мәхмут Шакир улы Буа районының Куҗак авылыннан. Башлангычта авыл мәктәбендә, соңырак, районның Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач,Казан Авиация институтының радиотехника факультетында белем ала. Уку белән бергә радиомантажчы булып эшли. Соңгы елда диплом эшен Казан Авиация заводында яклый.
Мәхмүт Шакир улы Шакиров бүгенге көндә дә ветераннар дәрәҗәсендә спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә.