29 августта Казанның «Ак Барс» көрәшл сараенда «Манзара» җәйге спорт-музыкаль премиясе тапшырыла. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә оештыручылар аны «спорт белән шоу кушылган көчле тамаша» дип игълан итте.
Матбугат очрашуында театраль сабантуйда батыр асты калган Илфак Хафизов та катнашты.Ул да бил алышырга җыена.
“Манзара“ проектының җитәкчесе Айдар Шәймәрданов белдерүенчә, тамашада Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Радик Сәләхов, Раил Сәләхетдинов кебек данлыклы көрәшчеләр бил сынашса, сәхнәдә Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов кебек артистлар чыгыш ясавы көтелә. Көрәш ике үлчәм категориясендә — 85 һәм 110 килограммга кадәр була. Келәмгә чыгарга унтугыз яше тулган һәм спортта разряды булган егетләр чакырыла.