Татарстанда “Безнең ишегалды” республика программасы тулы куәтенә бара. Мамадышта юл һәм тротуарлардан тыш, кече архитектура формаларын үзгәртеп кору да башкарыла. Биредә 2020нче ел программасына 13 объект кергән. Аларның бишесендә эшләр ахырына якынлашып килә.
Бу Муса Җәлил урамы 4нче йорт. Биредә фатирлар хуҗаларына тапшырылу белән, ягъни 2007нче елдан бирле йорт буенча Марат Локманов җаваплы. Ишегалларында барган төзекләндерү эшләрен ул да, күрешләре дә зарыгып көтеп алалар. Моннан берничә ай элек проектны карап чыкканнар, кайбер урыннарга үзгәрешләр керткәннәр.
Моннан тыш әлеге ишегалдында яңа балалар мәйданчыгы, кер киптеру урыны булачак, өлкәннәр һәм яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар куелачак. Ә тагын бер зур куанычлары өстәмә машина кую урыннары барлыкка килү. Хәзер тимер атлы фатир хуҗалары иркен парковкада туктый ала. Бүген биредә 22 урын.
2020 елда «Безнең ишегалды» бишьеллык программасы 13 территорияне төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк. 5сендә инде эшләр төгәлләнүгә таба бара. Ишегалларын яңарту буенча программалар моңарчы да эшләп килә иде, әмма монысы комплекслы булуы белән аерлып тора.
Хәзер биредә вертикаль планлаштыруның соңгы этабында. Асфальт җәясе калган. Барысы да стандартларга туры китереп эшләнелә. Тротуар 1,5 м киңлектә, пандуслар куелган.
Әлеге йортта яшәүчеләр 2020нче елда яңартылган ишегаллы булсалар, 2021нче елда йорт капиталь ремонт программасына кергән.