Мамадыш районы мәдәният йортында инде Яңа елны бәйрәм итәләр. Биредә район тарихында беренче тапкыр “Зәңгәр ут яктысында” исемле телевизион кичәне төшерү процессы бара. Йолдызлы тамаша ничек оештырыла? Алдагы язмада.
Алар өчен декабрьнең һәр көне Яңа ел алды киче. Атналарга сузылган репетицияләрне һәм тапшыруны төшерү процессын тизрәк тәмамлыйсы килү теләгенә һич тә аптырыйсы түгел. Әмма барысы да катгый сценарий буенча.
“Зәңгәр ут яктысында” тамашасын халык югары бәяләсен өчен ул өлешләп һәм һәркайсы берничәшәр тапкыр төшерелә. Кичә кунаклары үзләрен башкала телеканаллары тапшыруларында кебек хис итәләр.
Илүзә белән Инзилә волейболчы кызлар. Быел алар Татарстан беренчелеген отты. Шуңа да спортчылар Яңа ел кичәсенә кунак итеп чакырылган. Кыш бабайдан бүләкләр дә ала. Гомумән, биредә үз өлкәләрендә уңышка ирешкән шәхесләр районның барлык тармакларыннан да килгән.
Мамадышның төп чыршы бәйрәмен алдагы елларда шәһәрнең боз сараенда йөзләгән кеше катнашында уздыру традициясе барлыкка килгән иде. Әкияти композиция, утлы шоу, йолдызлар концерты, алдынгыларны хөрмәтләү… Ләкин боларның барысына да коронавирус пандемиясе киртә куйды. Шул сәбәпле, телевизион форматка күчәргә булдылар. Мондый төр тамашаларның башлангычы 1962нче елга барып тоташа. Ул чагында Советлар союзының үзәк телевидениесендә тәүге тапкыр эфирга чыккан “Зәңгәр ут яктысында” бүген дә популяр. Әмма аны район масштабында әзерләү катнашучылар өчен генә түгел, режиссерның үзенә дә яңалык.
“Зәңгәр ут яктысында” тамашасы баш режиссеры Фәнил Ахунҗанов: «Мин театр режиссеры, массакүләм чаралар әзерләгәнем бар. Әмма телевизион тамаша төшергәнем булмады. Барысына да өйрәнәсең икән. Бик авыр хезмәт, күп вакытны ала. Ләкин без тамашачы ошатсын өчен тырышабыз.»
Районның сәхнә йолдызлары, хезмәт алдынгылары катнашындагы Яңа ел кичәсе “Мамадыш ТВ” телеканалында 31нче декабрь кичендә күрсәтеләчәк. Ә тере тамашалар бары тик ачык һавада гына оештырыла. Бу атна азагында шәһәрнең Җиңү паркында һәм үзәк мәйданда чыршы бәйрәмнәре башлана.
Район мәдәният йорты директоры Рәмис Давытов: «Җырлы-биюле программалар әзерләнә. Моннан тыш, 29нчы декабрь кичендә үзәк мәйданда хезмәт коллективлары чыгыш ясаячак, ә 31нче декабрьдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел кичәсе тәкъдим итәчәк.»
2021нче елга чыккач та 5нче гыйнварга кадәр төп чыршы янында бәйрәм чаралары көтелә.
Илнур Юнысов, Алмаз Камалиев, Рәмзилә Баһаутдинова, Мамадыш хәбәрләре.