Иң зур сорау утынга һәм пычкы чүбенә. Мамадыш эшмәкәре Фаил Нәгыймов якташларын агач материалы белән тәэмин итә. Урта Кирмән авылында яшәүче эшмәкәрнең пилорамасы 11 ел элек эшли башлады. Аны әлеге юнәлешкә алынырга нәрсә этәрде? Күбесенчә нинди төр агачлар белән эш итәләр?
Наил Фәсхетдинов ял көннәрендә дусты Фаил Нәгыймовка утын ярырга булыша. Бу эшне УАЗ машинасы мостына җыелган гидравлик җайланма ярдәмендә башкаралар. Яңа төр эш коралын үзләре ясаган. Ул электр белән эшли. Балта ролендә “Камаз” автомобиле рессоры. Агач пүләнен өстәлгә куясың да, цилиндр аны үзе этеп китерә. Биредә бер генә кеше дә эшли ала. “Иптәш белән булганда, тагын да уңайлырак”, — диләр. Көнгә ике машина арбасы утын ярырга мөмкин.
Пилорама хуҗасы Фаил Нәгыймов сүзләренчә, әлеге җайланманы уйлап табарга соңгы вакытта утынга сорау арту сәбәпче булган. “Кешеләр күбрәк ярылганны сорый”, — ди эшмәкәр. Беренче елларда утынны балта белән ярганнар. Урта Кирмән авылында яшәүче фермер “Тайга” исемле ленталы пычкыны 2012нче елда урнаштыра. Агач эшкәртү белән шөгыльләнә башлавына якын-тирәдә пилорамалар булмау, ә төзелеш кибетләрендә бу төр материалга бәяләрнең югары куелуы сәбәпче. Елга уртача 500 кубометр агач эшкәртәләр.
Такталар һәм борысларны төрле размерда – 6 метр озынлыкка кадәр эшлиләр. Күбесенчә каен, усак һәм юкә агачлары кулланыла. Чималны Норма урманчылыгыннан аукцион аша бүлеп бирелгән делянкалардан үзләре кисеп ташыйлар.
Эшмәкәрнең кирпич заводлары өчен поддоннар ясау тәҗрибәсе дә бар. Шушы көннәрдә әлеге эшне яңартырга исәплиләр. Алабуга шәһәреннән заказлар килә башлаган.
Илнур Юнысов, Алмаз Камалиев, Фаил Шәйхетдинов.