Республиканың ветеринария идарәсе Татарстанның барлык терлекчелек хуҗалыкларын ябык режимга күчерергә чакырды. Бу хакта хөкүмәт Йортында узган брифингта сөйләделәр.
Мондый катгый чараларның сәбәбе — илнең төрле төбәкләрендә, шул исәитән Татарстанда да терлекләрнең куркыныч авырулары кабынуы. Терлекчелек хуҗалыкларын биояклауның төгәл төзелгән системасы боларның барысының да нигезе булырга тиеш. Барлык нечкәлекләр турында алдагы язмада.