Йолаларыбызны саклау нисбәтеннән төрле чаралар даими үткәрелеп килә. Шуларның берсе яз җитүгә кышны озату йоласы. Казанлылар Татарстан Республикасы Милли музее каршында Май чабу бәйрәмендә күңел ачты. Ул кышны озату һәм язны каршы алу йоласы. Май чабуның үзенчәлекле символы – кызарып пешкән коймак.Кунаклар борынгы бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре, Май чабуның тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты.Бәйрәм кайнар коймак белән сыйланып тәмамланды.