Татарстанда 12 майдан соң республика буенча хәрәкәт итү өчен махсус пропуск алырга кирәк булмый. Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» яңа карар кабул итте.12 майдан башлап республикада хәрәкәт итү өчен рөхсәт алу каралмаган. Гражданнарга өйдән чыгу өчен эш бирүчедән белешмә яки смс-код алу таләп ителмәячәк. Ә менә сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә, транспортта пассажирлар һәм багаж ташыганда, шул исәптән таксида да, шәхси саклану чаралары — медицина битлеге яки респиратор һәм перчатка киеп йөрү мәҗбүри булачак. Автосалоннар, ЗАГС органнары, 400 квадрат метрга кадәр булган мәйданда азык-төлек булмаган товарлар сата торган сәүдә заллары эшли ала. Бу очракта аларның аерым керү ишеге булу шарты куела. Никах теркәгән вакытта кешеләр саны уннан артмаска тиеш.