Аның беренчесе иртәгә 12 нче майда иртәңге сәгать уннан- уникегә кадәр, Ибраһимов проспекты, 41 нче йорт адресы буенча урнашкан, мәшгульлек үзәгендә узачак. Вакансияләр Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк. Тулырак мәгълүматны 264-53-24 телефон номеры буенча белергә була.
Чираттагы вакансия ярминкәсе 17 нче майда Вахитов һәм Идел буе районнары халкы өчен узачак.
Ул иртәңге сәгат унынчы яртыдан- уникегә кадәр, Бертуган Касыймовлар урамы, 22 нче йорт адресы буенча булачак.Сорауларны 224-88-05 телефон номеры буенча бирергә мөмкин.