Республика диния нәзарте Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Гошер көне 2017нче елдан бирле үткәрелә. Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
8 (987) 225-33-22
Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк — җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырыла. Казанда гошерне Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора. Гошер сәдакасы турында тулырак, экранда күрсәтелгән тиелефон номерына шалтыратып мөрҗагать итеп була. Узган ел 827 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.