22 нче августа Казан химиклар мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе уза. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, әлеге чарада теләге булган кешеләр төрле предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очрашып , эшкә урнашу турында мәгълүмат ала ала.
Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре хезмәт, һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү буенча да бушлай консультация бирәләр. Очрашу иртәңге сәгат 10:00 көндезег сәгать икегә кадәр, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондында уза. Адресы экранда күрсәтелгән.