Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга, төрле яклап ярдәм күрсәтү дәвам итә. Маскировка челтәрләре үрү, оекбашлар бәйләү, окоп шәмнәре ясау. Изге эшкә өлкәннәр белән беррәтән балалар да кушыла. Саба районы халкы да, күңел җылысын салып, алгы сызыкта булган хәрбиләргә ярдәм итә.
Бердәмлек тау күчерә дигән әйтемнең мәгънәсенә нәкъ менә шундый вакытта төшенәсең. Миңгәр авылы халкы махсус хәрби операция башланганнан бирле гуманитар ярдәм күрсәтүгә теләктәшлек белдереп яши. Авылның 3 егете Ватан сагында. Алар арасында Әлфия Вәлиуллинаның улы да бар. Тәүлекнең һәр сәгатендә борчылып яшәгән ана, монда эшләгәндә күңеленә тынычлык таба.
Әле күптән түгел генә 9 маскировка челтәрләре ясап озатканнар. Хәрби госпитальдәге яралыларны бәйләү өчен кирәкле материаллар ясау гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән Вәҗиһә Шәйхуллина теләге. Шушы көннәрдә 1650 данә мамык тампон ясаганнар. Икенче көнне 580 тастымал әзерләнгәннәр.
Ялгызы гына яшәүче Хаҗинур Хәйруллин үзенең өендә 100ләп тастымал ясап алып килгән. «Әле кичләр озын, аны халык өчен дә файдалы итеп уздыргач, күңелгә рәхәт» -ди ул.
Илдар Галиәхмәтовның улы да махсус хәрби операциядә. Ул кызлар салфетка әзерләгән вакытта 600 грамм мамыктан тампоннар ясый.
Халык күбрәк булган саен эшләве дә җиңелрәк. Дөньялар тынычланып тормышлар да шушы ай сыман тулы булсын иде. Изге Рамазан аенда бу иң зур теләкнең берсе.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вахитова, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.