Махсус хәрби операциядә катнашучыларга республикабыз тарафыннан һәрвакыт төрле ярдәм күрсәтелеп килә. Адреслы ярдәм, гаиләләренә. Чираттагы шундый игелекле эш Актаныш раойнынның Мари Суыксу авылы хәрбисенә булды. Махсус хәрби операциядән тернәкләнү өчен туган якларына кайткан хәрби гаиләсен утын белән тәэмин иттеләр.
Махсус хәрби операция зонасыннан яралынып кайткан Константин Мусин бүген таяклар ярдәмендә генә хәрәкәт итә. Операциядән соң тернәкләнү өчен туган якларына кайтуы аның. Утын төялгән машинаны ул капка төбендә үзе каршы алды.