Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар йөк Буа районыннан китте. Бу юлы йөкне район башлыгы Ранис Камартдинов үзе озата китте. Юлга ике йөк машинасы, аларга ике микроавтобус, хәрби операциядә катнашучыларга кирәк-яраклар һәм исемле посылкалар куелган. Бу юлы шулай ук УАЗ автомобильләрен дә әзерләделәр.
Махсус хәрби операция зонасына биш тонна ярдәм Менделеевскидан да китте. Күбесенчә төзелеш материаллары, үзлегеннән эшли торган дизель җылыткычлары. «Без бергә» исемле башлап йөрүчеләр төркеме хәрбиләргә 150 дәнә артык посылка җыйды. Тупламага газ баллончыклары, консервлар һәм тушенка, шәхси гигиена әйберләре, җылы киемнәр керде.
Ә Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев Татарстан хәрбиләре өчен автомунча әзерләде. Комплекс «ЗиЛ» транспорт-көнкүреш йөк автомобиле базасында эшләнгән. Фургон үз эченә 10 кешене сыйдыра. Ул инде тиздән татарстанлылардан тупланган хәрби бүлеккә китәчәк.