Татарстанның Менделеевск районында туган лейтенант Александр Макаров Батырлык ордены белән бүләкләнде. Ул узган елның сентябрендә беренчеләрдән булып мобилизация буенча Кораллы көчләр сафында хезмәт итә башлады. Хәрби хезмәткәрнең бүләкләнүе турында район башлыгы Радмир Беляев Телеграм-каналындагы сәхифәсендә сөйләде.
«Ул гомере өчен куркыныч янаган шартларда хәрби бурычын үтәгәндә кыю һәм тәвәккәл гамәлләр өчен бүләккә лаек булды», — дип язган ул.«Горурланабыз! Барыгызны да өйләрегезгә сау-сәламәт һәм җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!» — дип өстәде муниципаль берәмлек җитәкчесе.
Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде.
Россия Кораллы Хәрби көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында, heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.