Бүгенге көндә районда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә, яралыларга ярдәм итү дәвам итә. Апас районы Дәүләки авылында яшәүчеләр дә бу эшкә чын күңелдән үз өлешләрен кертә. Авылның мәдәният йортында алар көндезләрен дә, кичләрен дә бергә җыелып, маскировка челтәрләре үрә. Алдагы сюжетыбыз хәрбиләрнең язмышларына битараф булмаучы дәүләкилеләр һәм аларның изге эшләре хакында булыр.
Соңгы вакытта халык бигрәк тә бердәм. Һәркемнең күңел түрендә “Ир-егетләр, тизрәк әйләнеп кайтыгыз. Илләр тыныч булсын!”,- дигән теләк яши. Дәүләки халкы дә шул максат берләштерә. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Хәсәнова белән берлектә, алар махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә.
Зөлфия Хәмидуллина тумышы белән Башкортстаннан. Бүгенге көндә гаиләсе белән Дәүләкидә яши. Аны инде күпләр моңлы тавышы, матур җырлары аша белә. Зөлфия апаны авылда гына түгел, районда үтүче чараларда да актив катнаша. Бу изге эшкә дә теләп, чын күңелдән кушылган.
“Күз – куркак, кул – батыр”,- ди татар халкы. Маскировка челтәре үрүнең асылына тиз төшенә дәүләкилеләр. Апаларның эшләре бик җайлы бара. Бирегә килүче Дәүләки авылы апаларының барысы да — хәрбиләрнең язмышына битараф булмаучылар. Кыскасы, изгелек күрсәтүче, оста куллылар, олы йөрәклеләр.
Ләлә Зәйнуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.