Махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга республикабыз һәрдаим ярдәм итә. Бу изге эшкә район, авыл халкы да бик теләп кушылды. Әйтик, Түбән Кама Агросәнәгать көллиятендә, хәрбиләр өчен беләзекләр үрә торган остаханә эшли башлады.Әлеге беләзек ярдәмендә жгут салырга, носилкалар ясарга, кер киптерергә мөмкин. Студентлар белән беррәтән бу эштә укытучылар да катнаша. Эшнең барышынТүбән Камадагы хәбәрчебез Гөлия Нигъматуллина да күреп кайтты.
Түбән Кама студенты яшьтәшләренә беләзек үрүнең нечкәлекләре турында сөйли. Башта моны үзе үзләштергән, хәзер башкаларны өйрәтә. Беренче карашка, гади генә бау кебек, тик ул һәр хәрбинең кесәсендә булырга тиешле әйбер.
Башта беләзекләрне берничә кеше үреп караган. Тора-бара башка студентлар да кызыксынган. Хәзер әлеге эшкә 75 егет һәм кыз җәлеп ителгән. Алар арасында туганнары махсус операциядә катнашучылар да бар.
Беләзек үрүдә укытучылар да катнаша. Әлеге эшкә Агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалы студентлары да кушылган.
Гөлия Нигматуллина, Рафаэль Ракыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Камадан.